news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Рубин” Сербиядә “Радник” командасына оттырган

Казанлылар уен ахырында пенальтидан гол кертү аркасында оттырдылар.

(Казань, 30 июнь, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). Бүген Сербиядә “Рубин” Сурдулица шәһәренең “Радник” клубына 0:1 исәбе белән оттырды.

Казанлылар уен ахырында пенальтидан гол кертү аркасында оттырдылар.

Бүген казанлылар өйләренә кайта, Сербиядә җыеннар тәмам. “Рубин” икенче сезон алды җыеннарын 6-21 июльдә Австралиядә уздырачак.

“Рубин” (Казан, Россия) — “Радник” (Сурдулица, Сербия) — 0:1 (0:0).

“Рубин” составы: Акмурзин (Ив. Коновалов, 45), Чико Флорес (Доронин, 45), Сорокин (Бергстрем, 45), Уремович (Ситдиков, 45), Хрубик (Казанский, 45), Попов (Мухаметзянов, 45), Байрамян (Седов, 45), Могилевец (Кочич, 45. Павленко, 83), Иг. Коновалов (Базаев, 45), Сагес (Бухаров, 45), Голдобин (Умаров, 45).

news_right_1
news_right_2
news_bot