news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Рубин” Россия премьер лигасында биш йөзенче матчын отты

Казан клубы аз исәп белән генә Туланың “Арсенал” командасын җиңде.

“Рубин” Россия премьер лигасында биш йөзенче матчын отты
Владимир Васильев

(Казан, 18 август, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). Россия чемпионатының чираттагы матчында Казанның “Рубин” командасы үз кырында 0:1 исәбе белән Туланың “Арсенал” командасын җиңде. Бу Россия премьер лигасында Казан командасының биш йөзенче юбилей матчы булды.

Казан командасы өчен үзенең беренче голын Евгений Марков кертте. 

0:1 исәбе белән рәттән ике тапкыр җиңелгәннән соң киләсе һәр матч казанлылар өчен кубоклы булып күзалланды. Сезонның уңышлы башлануын расларга кирәк иде, “Рубин”ның уены да пессимизмга сәбәп бирмәде.

Тик тренерлар һәм баш тренерлар статусын (чишенү бүлмәсендә Роман Шаронов кичерешләрен яшереп тормады) килештерү буенча УЕФА таләпләрен бозган өчен 1,2 млн сумлык штраф клубка бик нык тәэсир итте. “Рубин” интервьюлар бирүдән баш тартты.

Җылы һава торышы “Рубин” җанатарларын сөендерде, әмма шактый бөркү иде. Шуңа күрә футболга килүчеләр ЦСКА белән булган узган матчка караганда ике тапкырга азрак - якынча 10 мең кеше иде.

Алты турдан соң казанлылар исәбендә 10 очко. 25 августта узачак киләсе турда “Рубин” Ростов-Дон шәһәрендә “Ростов” командасы белән очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100