Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Рубин" Россия кубогы ярымфинал матчын Екатеринбургта уздыра
Казан футболчылары финалга чыгу өчен җирле "Урал" командасы белән очраша.
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Футбол буенча Россия кубогы ярымфинал матчын Казанның "Рубин" командасы Екатеринбургта уздыра. Очрашу 5 апрельгә билгеләнгән.
Кубок ярышларының финалына чыгу өчен Хавьер Грасия шәкертләре җирле "Урал" командасы белән очрашачак. Исегездә булса, чирек финал матчында "Рубин" үз кырында Новосибирскиның "Сибирь" командасын откан иде (1:0). Ә "Рубин"ның булачак көндәше ярымфиналга үтү юлында "Краснодар" футболчыларыннан өстен чыкты.
Кубок ярышлары ярымфиналында икенче пар – "Лкомотив"-"Уфа" командалары.
Финал 2 майга билгеләнгән. Ул Сочиның "Фишт" стадионында үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз