news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" Россия Кубогы чирек финалында үз стадионында уйнаячак

Мартта казанлылар белән "Сибирь" командасы ярымфиналга чыгу өчен көч сынашачак.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Кубогының чирек финал матчлары узачак мәйданнарның хуҗалары ачыкландында. «Рубин» үз стадионында Футбол милли лигасының аутсайдерларыннан берсе – Новосибирскиның "Сибирь" командасы белән уйнаячак. Уен 1 яки 2 мартта узачак.

"Рубин" җиңгән очракта, ярымфиналда «Урал» (Екатеринбург) – «Краснодар» пары җиңүчесе белән уйнаячак. Бу хакта Казан командасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot