news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" РФПЛ турының 8нче матчында "Томь" командасын җиңде

Казанлылар 2:1 исәбе белән җиңүгә ирештеләр.

 (Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). "Рубин" футбол командасы РФПЛ турының 8нче матчында "Томь" командасын җиңде. Казанлылар 2:1 исәбе белән уенны тәмамлады. Аеруча осталыкны  Жонатас һәм Руслан Камболов күрсәтте, дип хәбәр итә «Рубин» ФК матбугат хезмәте.

Уенның 4нче минутында Жонатас, Рубен Рочин передачасын алып, тупны юллады, әмма эләкмәде. Тайм уртасына Алекс Сонг уң як флангка Мориц Бауэрга җибәрде, швейцарлы Жонатасның башына ук тәгаенләде, соңгысы тупны сеткага кертте. Икенче гол Жонатасныкы, «Рубин» өчен, икенче гол тубы - Бауэрда.

Икенче таймда себерлеләр берничә атака оештырды һәм бер гол кертә алды. 

Хави Грасия уенчылары статус-квоны торгызы өчен көчләрен җәлләмәде. Руслан Камболов гол кертте.

news_right_1
news_right_2
news_bot