news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин» рәсми төстә Джордже Деспотович белән килешү имзалануы турында игълан итте

Бу сезонда серб һөҗүмчесе Россия Премьер-лигасында «Оренбург» футбол клубы составында 20 очрашу үткәргән һәм 8 туп керткән.

«Рубин» рәсми төстә Джордже Деспотович белән килешү имзалануы турында игълан итте
"Рубин" футбол клубы гендиректоры Рөстәм Сайманов һәм Джордже Деспотович

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Казанның «Рубин» футбол клубы рәсми төстә серб һөҗүмчесе Джордже Деспотович белән килешү имзалануы турында игълан итте. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк белдергәнчә, килешү өч елга төзелгән.

28 яшьлек уенчы Казан клубына ирекле агент хокукында күчкән. Ул «Рубин» өчен «9» номеры астында чыгыш ясаячак.

«Һөҗүмче медицина күзәтүе узды һәм командага кушылды», — дип хәбәр итә «Рубин»ның матбугат хезмәте.

Джордже Деспотович 1992 елның 4 мартында Сербиянең Лозница шәһәрендә туган. Элегрәк Сербиянең «Сопот», «Спартак Суботица» һәм «Црвена Звезда» клубларында уйнаган. Шулай ук Бельгиянең «Локерен» һәм Казахстанның «Жетысу», «Кайрат», «Астана», «Тобол» командаларында чыгыш ясаган. 2018-2020 елларда «Оренбург» футбол клубында уйнаган һәм аның составында 43 матчта 12 туп керткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot