Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Рубин» Россия Премьер-лигасының өченче тур матчында «Оренбург»ны кабул итә
Бүген, 9 августта, Казанның «Рубин» футбол клубы Россия Премьер-лигасының өченче туры кысаларында үз кырында «Оренбург» командасын кабул итәчәк. Матч «Ак Барс Арена»да узачак, ул Мәскәү вакыты белән 20.30 сәгатьтә башлана.
Командалар үз тарихында, иптәшләрчә матчлар һәм Россия Кубогы уеннарын да кертеп, 19 тапкыр очрашкан. «Рубин» - җиде, «Оренбург» алты тапкыр җиңү яулаган, тагын алты уен тигез исәп белән тәмамланган. Казанлылар исәбендә - 24 гол, Оренбург футболчылары исәбендә – 20 гол.
Россия Премьер-лигасының узган сезонында командалар Казанда тигез исәпкә уйнады (0:0), ә җәйге контроль матчта Казан командасы «Оренбург»ка оттырды (1:2).
Яңа сезонның беренче турында «Рубин» Казанда «Краснодар»га оттырды (1:3), икенчесендә – кунакта Тольяттиның «Акрон» командасын отты (2:1). «Оренбург» Россия Премьер-лигасының беренче турында «Ростов»тан өстен чыкты(2:1), ләкин икенчесендә «Зенит»ка оттырды (0:3). Россия Кубогының беренче турында ике команда да уңышсыз чыгыш ясады: казанлылар - «Родина»га (0:5) җиңелде, оренбурглылар «Спартак» ка (1:5) җиңелде.
Булачак матчның баш хөкемдары итеп Павел Кукуян билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз