news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин» пенальти сериясе буенча «Локомотив»ка оттырды һәм Россия Кубогы белән хушлашты

Очрашуның төп вакытында көчле команда ачыкланмады

  (Казан, 4 март, «Татар-информ», Илдар Райманов). Футбол буенча Россия Кубогының чирек финал матчында Казанның “Рубин” командасы Мәскәүнең “Локомотив” командасына оттырды. Кичә Мәскәүдә узган очрашу җиңүчесе матчтан соң пенальти сериясендә генә билгеле булды.
Очрашуның төп вакытында көчле команда ачыкланмады, уен ике өстәмә экстр-таймга күчте, анда шулай ук таблодагы нульләр үзгәрмәде. Футбол буена Россия кубогы ярымфиналына юллама язмышы матчтан соңгы пенальти серияләрендә хәл ителде, анда “Локомотив” футболчыларына уңыш елмайды, исәп 4:2.
Казанның “Рубин” командасы Россия Кубогыннан китә. Алар киләсе матчларын 9 мартта Казанда үткәрә. Анда “Рубин”ның көндәше – “Арсенал” (Тула).
«Локомотив» (Мәскәү) – «Рубин» (Казан) – 0:0 (0:0, 0:0, 0:0, 0:0), пенальти буенча – 4:2.
«Локомотив»: Абаев (Гильерме, 19), Дюрица, Шишкин, Чорлука, Михалик (Тарасов, 18), Пейчинович (Логашов, 46), Самедов, Шешуков, Фернандеш, Майкон, Шкулетич.
«Рубин»: Рыжиков, Камболов, Кузьмин, Навас, Кверквелия, Котуньо, Оздоев, Георгиев, Дядюн, Портнягин, Канунников.
Пенальти сериясе: 1:0, 1:1, 2:1, 2:2, 3:2, 4:2.
Кисәтүләр: Кузьмин, 28; Дюрица, 45+; Тарасов, 58; Ливайя, 82; Шешуков, 96; Камболов, 108; Канунников, 113; Оздоев, 116.

news_right_1
news_right_2
news_bot