news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Рубин” Оренбургта Россия чемпионаты матчында җиңелде

Киләсе турда, 21 сентябрьдә, казанлылар Санкт-Петербургның “Зенит” командасы белән очраша.

“Рубин” Оренбургта Россия чемпионаты матчында җиңелде
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). Тәнәфестән соң беренче Россия чемпионатында Казанның “Рубин” командасы Оренбургта кыр хуҗаларына 1:2 исәбе белән җиңелде. Соңгы минутта ул хәлиткеч пенальтины ычкындырды.

“Оренбург” (Оренбург) – “Рубин” (Казан) – 2:1 (0:0). Алвеш (49), Кулишев (89 — пенальтидан) — Башкиров (53) голлар кертте. Шкофлег, Әюпов — Башкиров, Степанов, Уремович, Плиевка кисәтү ясалды.

 “Рубин": Дюпин, Степанов, Плиев, Уремович, Данченко, Башкиров (Кварацхелия, 80), Могилевец, Ташаев, Иг. Коновалов, Зуев, Марков (Кьяртанссон, 73).

Киләсе турда, 21 сентябрьдә казанлылар Санкт-Петербургта чемпионат лидеры “Зенит” белән уйнаячак. Тугыз турдан соң “Рубин” исәбендә 10 очко калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100