news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин"ны ярымфиналга чыгуы белән котлыйм – Сергей Кирсанов

"Сибирь" командасы баш тренеры, җиңелүләренә карамастан, уенның үзенә ошавын белдерде.

(Казан, 1 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Рубин"га каршы Россия кубогы ярышларының чирекфинал матчыннан соң уздырылган матбугат конференциясендә "Сибирь" командасы баш тренеры Сергей Кирсанов сүзне кыска тотты.

"Бүген безнең дә, "Рубин"ның да быелгы беренче рәсми матчы булды. Без премьер-лига командасына каршы лаеклы уен күрсәтә алдык. Хәтта азактан гол кертү мөмкинлегебез дә булды. Гол керткән булсак, матч ничек төгәлләнгән булачагын беребез дә белми. Ләкин син кертмәсәң – синең капкага туп керә. Миңа уен ошады. Безнең команда үсеш юлында, башкача уйнарга тырышабыз. Әле барысы да оешып кына килә. Уеннан һәм уенчыларның тырышлыгыннан канәгатьмен. Ә "Рубин"ны ярымфиналга чыгуы белән котлыйм", – диде Сергей Кирсанов.

Исегезгә төшерәбез, "Рубин" бүген Үзәк стадионда Новосибирскиның "Сибирь" командасын отып (1:0), Россия кубогы ярышларының ярымфиналына узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot