news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин"ның төрек уенчысы Карадениз "Зенит"ка каршы матчка аерым программа буенча әзерләнә

Санкт-Петербург клубына каршы уен 1 апрельдә "Казан Арена" стадионында узарга тиеш.

"Рубин"ның төрек уенчысы Карадениз "Зенит"ка каршы матчка аерым программа буенча әзерләнә
Ильнар Тухбатов

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Казанның "Рубин" футбол командасының төп состав уенчылары "Зенит"ка каршы Россия чемпионатының 21 нче тур матчына әзерлекне башлады.

18 мартта Екатеринбургта "Урал" командасына оттырганнан соң (0:1), "Рубин" уенчыларына бер генә көн ял бирелгән. Бу хакта клубның матбугат хезмәте җиткерде. Бүген инде уенчылары сәгать ярымлык күнегүләр уздырды. Соңгы матчта уенга чыкмаган ярымсакчы Гекдениз Карадениз тренажер залында аерым программа буенча күнегүләр уздырган. Ә имгәнүләрдән соң сихәтләнеп килүче Рубен Рочина шулай ук үзгә программа нигезендә, ләкин уен кырында күнегүләрдә катнашты.    

Бүгенге күнегүләрдә ил җыелмасына чакыру алган Максим Канунников, Рифат Җамалетдинов һәм Илзат Әхмәтов та юк иде.
 
Россия футбол премьер-лигасы әлегә 21 нче тур уеннары вакытын тәгаенләмәсә дә, "Рубин" рәсми сайтында "Зенит"ка каршы 1 апрельдә "Казан Арена"да уйнаячагын хәбәр итте.
 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100