news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Рубин”ның үсмерләр командасы Россия беренчелегендә җиңү яулады

Радик Гадиев һәм Дмитрий Благов уенчылары 3:0 исәбе белән “Локомотив”ны җиңде.

“Рубин”ның үсмерләр командасы Россия беренчелегендә җиңү яулады
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). “Рубин”ның 2002 елда туган үсмерләр командасы 3:0 исәбе белән Мәскәүнең “Локомотив” командасын җиңде. Шулай итеп алар спорт мәктәпләре арасында ил беренчелегендә җиңүче булды. Бу хакта клубның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Радик Гадиев һәм Дмитрий Благов уенчылары беренче минутларда ук уенны үз контроленә ала. 4 минутта “Рубин”ның иң яхшы бомбардиры Артур Максимчук гол кертә, 8 минутта Денис Сабусов пенальти ясый. Ә 46 минутта Денис Сабусов гол кертеп, исәпне 3:0 итә.

Бу “Рубин” академиясе өчен 2016 елдан башлап Россия беренчелекләрендәге тәүге җиңү булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot