news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин»ның матбугат хезмәте якын көннәрдә клубта үзгәрешләр булачагын әйтте

Моңа кадәр матбугатта «Рубин»ның генераль директоры алышыначак дигән мәгълүмат дөнья күргән иде.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Казанның «Рубин» футбол клубы матбугат хезмәтендә якын көннәрдә команда җитәкчелегендә кадрлар алышыначагы хакында хәбәр иттеләр. Аларның исемнәрен әлегә сер итеп саклыйлар.

Моңа кадәр матбугатта «Рубин»ның генераль директоры алышыначак дигән мәгълүмат дөнья күргән иде: Рөстәм Сәяховны команданың спорт директоры Рөстәм Сайманов алыштырачак. «Дөрестән дә, якын көннәрдә клубта үзгәрешләр булачак. Без алар хакында сайтта рәсми рәвештә хәбәр итәчәкбез», - дип белдерделәр «Рубин»ның матбугат хезмәтендә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot