news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин"ның ике футболчысы Россия җыелмасына чакырылган

Җыелманың 25 уенчысы арасында ярымсакчы Мөхәммәт Оздоев һәм һөҗүмче Максим Канунников бар

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Фабио Капелло җитәкчелегендәге Россия җыелма командсының тренерлар штабы Европа-2016 чемпионатының Австрия белән сайлап алу матчына һәм Венгрия белән иптәшләрчә матчка әзерлеккә чакырылачак уенчыларның ахыргы исемлеген төзеде.

Россия футбол берлеге сайтында хәбәр ителгәнчә, исемлеккә 25 уенчы кергән. Алар арасында "Рубин"ның ике уенчысы - Мөхәммәт Оздоев һәм һөҗүмче Максим Канунников бар.

Ахырга исемлектә: капкачылар Игорь Акинфеев (ЦСКА Мәскәү), Юрий Лодыгин («Зенит» Санкт-Петербург), Артем Ребров («Спартак» Мәскәү); сакчылар: Василий Березуцкий, Сергей Игнашевич, Георгий Щенников (барысы да - ЦСКА Мәскәү), Владимир Гранат («Динамо» Мәскәү), Дмитрий Комбаров, Евгений Макеев, Сергей Паршивлюк (барысы да – «Спартак», Мәскәү), Андрей Семенов («Терек» Грозный), ярымсакчылар: Денис Глушаков, Роман Широков (икесе дә – «Спартак», Мәскәү), Игорь Денисов («Динамо», Мәскәү), Алан Дзагоев (ЦСКА, Мәскәү), Виктор Фәйзулин, Олег Шатов (икесе дә – «Зенит», Санкт-Петербург); һөҗүмчеләр: Артем Дзюба («Спартак», Мәскәү), Алексей Ионов, Александр Кокорин (икесе дә – «Динамо», Мәскәү) Александр Кержаков («Зенит», Санкт-Петербург), Александр Самедов («Локомотив», Мәскәү), Денис Черышев («Вильярреал», Испания) бар.

Фабио Капелло уенчылары матчларга әзерлекне 10 ноябрь көнне башлый. Бу көнне команда Австриягә җыенга китә. Искәртеп узабыз, Австрия белән матч 15 ноябрьдә Венада, Венгрия белән иптәшләрчә матч 18 ноябрьдә Будапештта узачак.              

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100