news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин»ның элеккеге уенчысы Гекдениз Карадениз клубтан 64 миллион сум акча таләп итә

Ярымсакчы тиешле шикаятьне Россия футбол берлегенә юллаган.

«Рубин»ның элеккеге уенчысы Гекдениз Карадениз клубтан 64 миллион сум акча таләп итә
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казан «Рубин» командасының элеккеге ярымсакчысы Гекдениз Карадениз клубтан узган елның март аеның яртысындагы, апрель һәм май айларындагы бурычларын кайтаруны таләп итә. Бурыч суммасы 64 млн сум тәшкил итә.

Шикаятьне футболчы Россия футбол берлегенә җибәргән.

«Гекдениз Карадениз алдындагы бурыч чыннан да бар. Клуб аннан баш тартмый, барысын да түләячәк, әмма хәзер клубның агымдагы финанс хәлен аңлауны сорый», — дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» корреспондентына «Рубин» матбугат хезмәтендә.

  • Төрек футболчысы Казан клубы өчен 2008 елдан уйнап килде һәм узган сезоннан соң карьерасын тәмамлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot