news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
"Рубин"ның элеккеге футболчысы Жонатас: Казанга кабат кайтуыма ышанам
Бу – бик катлаулы карар булды, ди футболчы.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 21 август, “Татар-информ”). Бразилия һөҗүмчесе Жонатас өчен “Анжи” командасына каршы уен “Рубин” составында соңгы матч булды. 28 яшьлек уенчы Германиянең “Ганновер” командасына күченде. Бу хакта клубның рәсми сайты хәбәр итә.
“Казан белән хушлашуы, аерылуы бик күңелсез. Ләкин бит клубның бүгенге финанс хәлен беләсез, нечкәлекләре кирәк түгел”, – дип аңлаткан Казаннан китүен Жонатас.
Футболчы шулай ук тамашачылар һәм клуб белән бәйле булган барлык кешеләргә һәм командадагы футболчыларга да үз рәхмәтен җиткергән.
“Барысы да Казанда булган вакытымда ярдәм итте, булышлык күрсәтте. Мин үз чиратымда бар көчемә тырыштым. Әлеге адымны ясау җиңел булмады, бу – бик катлаулы карар. Тагын бер кат клубка рәхмәтемне җиткерәм. Казанга кабат кайтуыма ышанам”, – ди һөҗүмче.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot