news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин”ның дубле “Крылья Советов” футболчыларына оттырды

"Рубин”ның дубле “Крылья Советов” футболчыларына оттырды

(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Марат Вәгыйзов). Кичә Казанда узган премьер-лига клублары дубль составларының 17нче тур матчында “Рубин” Самараның “Крылья Советов” командасын кабул итте.

Казанлылар өчен бу уен әлләни зур кыенлык тудырмас кебек иде. Ник дигәндә, Самара футболчылары дублер командаларның турнир таблицасында ахыргы урыннарның берсен биләсә, “Рубин” уенчылары әлеге матчка кадәр 7нче баскычта урнашкан иде. Моннан тыш, хуҗаларның төп составындагы 6 уенчы - Яркин, Федоров, Рязаньцев, Ялланд, Гыйльмуллин һәм Гацкан очрашуның беренче минутларында ук мәйданга чыкты. Әмма аңа карап өметләр акланмады.

Очрашуның 12нче минутында Самара футболчысы Петр Немов беренче тупны кертүгә иреште. Бу хәлне көтмәгән хуҗалар шунда ук һөҗүмгә ташландылар. Уенның 37нче минутында арбитр хуҗалар капкасына 11 метрдан штраф тибүе билгеләде. Әмма “Рубин”ның сакчысы Андрей Федоров әлеге мөмкинлектән файдалана алмады – туп капканы читләтеп үтте.

Тәнәфестә Гацкан, Ялланд, Гыйльмуллин һәм Яркинны башка футболчылар алыштырды. Соңрак Рязаньцев та аларга “иярде”. Уен казанлыларның өстенлеге белән дәвам итсә дә, алар кунаклар капкасына бер туп та кертә алмадылар. Нәтиҗәдә, “Рубин” футболчылары бу сезонда бишенче мәртәбә җиңелү ачысын татыды – исәп кунаклар файдасына 1:0 белән тәмамланды. Әмма “Рубин” оттырса да, турнир таблицасында үз урынын саклап калды.

news_right_1
news_right_2
news_bot