news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Рубин”ның дүрт уенчысы Россия җыелмасының киңәйтелгән исемлегенә керде

Дөнья Чемпионатында уйнаячак Россия җыелма командасы исемлегендә “Зенит” (Санкт-Петербург) командасыннан татар футболчысы Далер Кузяев та бар.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). “Рубин” командасының дүрт уенчысы Дөнья Чемпионатында уйнаячак Россия җыелмасының киңәйтелгән исемлегенә кергән. Казандагы Чемпионатта голкипер Сослан Джанаевның, сакчылар Владимир Гранат, Федор Кудряшов һәм Руслан Камболовның Россия җыелмасы составында уйнау ихтималы бар. Бу хакта Россия футбол берлегенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

“Рубин” уенчыларыннан кала әлеге исемлектә татар егете Далер Кузяев та бар. Хәзерге вакытта ул - Санкт-Петербургның “Зенит” командасы уенчысы.

ФИФА регламентлары буенча, киңәйтелгән исемлеккә 35 уенчы кергән. 28 уенчы Новогорск (18-20 май) шәһәрендә һәм Австриядә (20-31 май ) уздырылачак җыеннарга чакырулы.

Капкачылар: Игорь Акинфеев (ЦСКА, Мәскәү); Владимир Габулов (“Брюгге”, Бельгия); Сослан Джанаев (“Рубин”, Казан); Андрей Лунев (“Зенит” Санкт-Петербург).

Сакчылар: Владимир Гранат, Руслан Камболов, Федор Кудряшов (барысы да – “Рубин”, Казан); Илья Кутепов (“Спартак”, Мәскәү); Роман Нойштедтер (“Фенербахче”, Төркия);Константин Рауш (“Динамо” Мәскәү); Андрей Семенов (“Ахмат”, Грозный); Игорь Смольников (“Зенит”, Санкт-Петербург); Марио Фернандес (ЦСКА, Мәскәү).

Ярымсакчылар: Юрий Газинский (“Краснодар”, Краснодар); Александр Головин, Алан Дзагоев (Икесе дә – ЦСКА, Мәскәү); Александр Ерохин, Юрий Жирков, Далер Кузяев (барысы да – “Зенит” Санкт-Петербург); Роман Зобнин, Александр Самедов (икесе дә– “Спартак”, Мәскәү); Антон Миранчук (“Локомотив”, Мәскәү); Александр Ташаев (“Динамо”, Мәскәү); Денис Черышев (“Вильярреал”, Испания).

Һөҗүмчеләр: Артем Дзюба (“Арсенал”, Тула); Алексей Миранчук (“Локомотив”, Мәскәү); Федор Смолов (“Краснодар”, Краснодар); Федор Чалов (ЦСКА, Мәскәү).

Киңәйтелгән исемлеккә түбәндәге уенчылар да керде: капкачы Маринато Гилерме (“Локомотив”, Мәскәү), сакчылар Владислав Игнатьев (“Локомотив”, Мәскәү) һәм Дмитрий Комбаров (“Спартак”, Мәскәү), ярымсакчылар Денис Глушаков (“Спартак”, Мәскәү) һәм Антон Швец (“Ахмат”, Грозный), һөҗүмчеләр Антон Заболотный һәм Дмитрий Полоз (икесе дә – “Зенит”, Санкт-Петербург).

  • Далер Кузяев Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә туа. 2-3 яшендә гаиләсе белән Оренбург шәһәренә күченә. Оренбургта футбол белән шөгыльләнә башлый. Әтисе Адьям Кузяев “Газовик” шәһәрендә тренер була. Соңыннан футболчы Санкт-Петербург шәһәренә күченә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100