news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Рубин”ны Ауропа лигасы көтә

Безнекеләргә бу турнирга юллама алырга “Барселона”булышты

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Хәлиткеч уен алдыннан төп уенчыларын югалткан “Рубин”, кызганыч, кичә “Интер”га тиешле каршылык күрсәтә алмады. Миланның “Сан Сиро” стадионында узган хәлиткеч уенда казанлылар 0:2 исәбенә оттырды. “Рубин” өчен Чемпионнар лигасының 1/8 финалына юл ябылса да, команда Ауропа турнирында катнашудан бөтенләй үк мәхрүм калмады. Безнекеләр төркем этабында өченче урын алып, дәрәҗәсе буенча икенче урында торган Ауропа лигасына чыкты. Дөресрәге, безнекеләргә бу турнир капкасын Киевта “Динамо”ны җиңгән “Барселона” ачты.

Шулай итеп, безнең F төркемендә беренче һәм икенче урыннарны алган “Барселона”белән “Интер” Чемпионнар лигасында көрәшне дәвам итәчәк. Ә “Рубин” Ауропа лигасындагы көрәшен 1/16 финалдан башлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot