news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" - "Мордовия" матчы бер минут тынлык белән башлана

Шул рәвешле Ростов-Донда авиаһәлакәттә үлүчеләрне искә алалар

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Россия футбол премьер-лигасы 21нче турының шимбә һәм якшәмбе көнне узачак барлык уеннары бер минутлык тынлык белән башлана. Бу хакта «Р-Спорт» агентлыгына лиганың башкаручы директоры Сергей Чебан хәбәр итте.

Шул рәвешле Ростов-Донда авиаһәлакәттә үлүчеләрне искә алалар. Дубайдан Ростов-Донга рейс кылган Boeing 737-800 пассажир самолеты шимбә 3.42дә һәлакәткә юлыкты. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, лайнер бортында 62 кеше булган - 55 пассажир һәм 7 экипаж әгъзасы. Алар барысы да һәлак булган.  

Бүген Россия футбол премьер-лигасы 21нче турында өч матч узачак: «Уфа» – «Динамо», «Терек» – «Урал» һәм ЦСКА – «Кубань». Тагын өч матч иртәгә була: «Крылья Советов» – «Зенит», «Рубин» – «Мордовия» һәм «Краснодар» – «Локомотив».  

news_right_1
news_right_2
news_bot