news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин» һөҗүмчесе әнисе туган көненә Казансу ярында төнге пикник оештырган

Сердар Азмун әнисен үзенчәлекле итеп туган көне белән котлаган.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). «Рубин» һөҗүмчесе Сердар Азмун әнисенең туган көне хөрмәтенә Казансу ярында төнлә пикник оештырган. Бу хакта футболчы үз Instagram-аккаунтында хәбәр иткән.

«Туган көнең белән, әнием. Бүген иң яхшы төн иде, син – минем тормышым. Һәрвакыт минем белән бул, чөнки мин сине яратам», — дип яза Азмун котлавында.

Форвардның әти-әнисе аның белән бергә яшиләр, алар икесе дә спорт белән бәйле. Азмунның әтисе белән әнисе элеккеге волейбол тренерлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot