news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» Мәскәүдә Россия Премьер-лигасы матчында «Спартак»ка каршы уйнаячак

Бүген «Рубин» Мәскәүдә футбол буенча Россия чемпионатының 25нче туры матчында «Спартак» белән уйнаячак. Кышкы тәнәфестән соң «Рубин» чемпионатның алты уенында бер тапкыр гына җиңде , ә биш тапкыр җиңелде. «Спартак» үз чиратында бу вакыт аралыгында ике тапкыр җиңүгә иреште, бер тапкыр тигез исәпкә иреште һәм өч тапкыр җиңелде.

Хәзер Леонид Слуцкий командасы Россия Премьер-лигасы турнир таблицасында 25 очко белән 12нче урынны, ә «Спартак» 30 очко белән 9нчы урынны били.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100