Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Рубин» Мәскәүдә Беренче лиганың 9нчы тур матчында «Велес» белән уйный
Бүген «Рубин» Мәскәүдә Беренче лиганың 9нчы тур матчында «Велес» белән уйный. Уен Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатьтә башлана.
Сигез турдан соң Леонид Слуцкий командасы турнир таблицасында 13 очко белән 5нче урынны били. Үз чиратында, Мәскәү клубының активында 9 балл бар, ул - Беренче лиганың турнир таблицасында унберенче урында.
Уенга Евгений Буланов җитәкчелегендәге судьялар бригадасы хезмәт күрсәтәчәк.
Шунысын да искәртик, бүген Татарстанның тагын ике коллективы матчларын тамаша кылырга мөмкин: «Нефтехимик» Тулада - «Арсенал», ә «КАМАЗ» Грозныйда «Алания» белән очраша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз