news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Рубин” һәм “Динамо–Киев” ничьяга килеште
Тамашачылар капкага кергән бер генә тупны да күрү бәхетенә ирешмәде
Скопировать ссылку
(Казан, 25 ноябрь, “Татар–информ”, Артур Еникеев). Кичә Казанның “Рубин” командасы футболчылары УЕФА Чемпионнар лигасы төркем этабының 5 нче тур матчында Киев “Динамо”сы белән 0:0 исәбенә уйнады.
Матч тулысынча “сугышчан ничья” төшенчәсе астында узды. Футболчылар тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен бөтен көчләрен куеп уйнады. Беренче таймда командалар карталарны ачарга ашыкмады.
Икенче таймда уен тагын да кискенрәк төс алды. Киев футболчылары дилбегәне үз кулларына алса да, казанлылар теләсә кайсы мизгелдә үз сүзен әйтергә әзер торды. Тайм уртасында Шаронов җитди җәрәхәт алды һәм бүтән кырга чыкмады.
Нәтиҗәдә, тамашачылар капкага кергән бер генә тупны да күрү бәхетенә ирешмәде. Очрашу 0:0 исәбенә тәмамланды.
Әлеге матчтан соң “Рубин” 6 очко туплап "F" төркемендә икенче урынны саклап калды. “Динамо”ның – 5, төркемнең лидеры – “Интер” (Италия) командасының – 6, “Барселона”ның (Испания) 5 очкосы бар.
9 декабрьдә узачак соңгы тур матчларында “Интер” – “Рубин”, “Динамо” “Барселона” командасы белән очраша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2