news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Рубин” “Кубань”ны тар-мар итте

Россия –2009 чемпионаты тәмамланды

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Артур Еникеев). Россия чемпионнары соңгы, чемпионатның 30 нчы турында “Кубань”ны ярымрезерв составында 0:3 исәбе белән җиңде.
Уен кырына “Рубин” командасы составында сезон вакытында җитәрлек уен вакыты алмаган футболчылар: Ревишвили, Попов, Орехов, Калешин, Баляйкин, Муравски, Касаев, Быстров, Сибайя, Горбанец, Кабзе чыкты. Бу очрашуда “Рубин” өчен голларны Кабзе, Муравски һәм Портнягин кертте.
Бүген шулай ук бронза медальләр һәм Чемпионнар лигасының квалификацияле раундына юлламалар язмышы хәл ителде. Принципиаль матчта үз кырында 2:1 исәбе белән “Спартак”ны җиңгән “Зенит” өченче урынны алды. Финишка җиткән “Локомотив” петербурглылар кадәр очко җыйган иде, әмма өстәмә күрсәткечләр буенча дүртенче урынга калды.
Сезон нәтиҗәләре буенча премьер-лигадан “Химки” һәм “Кубань” китә, ә киләсе елда аларны “Анжи” һәм “Сибирь” алыштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100