news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» – «Крылья Советов» матчында кунаклар командасының меңләгән җанатары көтелә

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы тамашачыларга стадионга иртәрәк килергә тәкъдим итә.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Бүген 17 сәгатьтә «Казан-Арена» стадионында «Рубин» һәм «Крылья Советов» клублары арасында футбол матчы үтәчәк. Матчка командаларның меңләгән җанатарлары һәм кунаклар килүе көтелә. Полиция хезмәткәрләре фанатларга стадионга алданрак килергә киңәш итә, дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Матчта 560 полицейский, 130 хәрби һәм 460 шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләре тәртип сагында булачак.Тамашачыларга «Татнефть-Арена» һәм Спортның су төрләре сарае, 3нче транспорт дамбасы дублер юлы, шулай ук якындагы сәүдә нокталары парковкаларыннан кулланырга тәкъдим ителә. Тиешсез урыннарга куелган машиналар эвакуацияләнәчәк.

Стадионга кергәндә тикшерү үткәрелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100