Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Рубин" Краснодарда җиңелде
Матчтагы бердәнбер голны Ари кертте.
(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ", Сергей Гаврилов). Кичә тугызынчы тур кысаларында Казанның Рубин командасы "Краснодар"га оттырды, исәп 0:1.
Беренче тайм бертигез көрәштә үтте. Кубанльлеләр атакаларын көчәйтә бардылар. Шул рәвешле 45 минут үтте. Баш арбирт өстәгән өч минутта исә туп "Рубин" капкасына очты: Жоаузиньо штрафнойга җибәрде, Ари атылган тупны эләктерде һәм көчле итеп кертте. Рыжиковның талпынуы кунакларны коткара алмады, исәп 1:0.
Беренче тәнәфестән соң казанлылар ныклап уенга кереште. Ярымсакчы Максим Лестьен һәм һөҗүмче Рифат Җамалетдинов чыктылар. Әмма башка гол кермәде.
Тугыз турдан соң казанлылар активында 9 очко, алар 16 урыннан 10сын били.
15 октябрьдә узачак турда Kazan-Arena стадионында «Рубин» Самараның «Крылья Советов» командасын кабул итәчәк.
«Краснодар» (Краснодар) – «Рубин» (Казань) – 1:0 (1:0).
Гол: Ари (46).
Кисәтүләр: Каборе, Ари – Самбрано, Набиуллин, Канунников.
«Рубин»: Рыжиков, Самбрано, Бурлак, Набиуллин, Бауэр, Ткачук, Сонг (М’Вила, 84), Карадениз (Лестьенн, 59), Оздоев, Самуэль (Жемалтдинов, 74), Канунников.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз