news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Рубин” - “Краснодар” матчына хөкемдарлар мәгълүм

Матчка судья итеп Мәскәүдән Игорь Федотов билгеләнгән.

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). Премьер-лига клублары арасында футбол буенча Россия чемпионатының тугызынчы туры матчына кемнәр хезмәт күрсәтәчәге тәгаенләнгән. Арбитрлар һәм инспекторлар исемлеге Россия футбол берлеге сайтында урнаштырылган.

Шулай итеп, 2 октбярь көнне Казанның “Рубин” командасы “Краснодар” белән уйный. Матчка судья итеп Мәскәүдән Игорь Федотов билгеләнгән. Аның ассистентлары Игорь Демешко (Химки) һәм Ринат Деушов (Мәскәү) булачак.

Мәскәүдән Михаил Ходырев инспектор вазифасын башкарачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot