news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" командасының яңа уенчысы Рагнар Сигурдссон: Корбан Бердыев белән эшләвемә шатмын

Исландия җыелмасы футболчысы бүген Казан командасы белән күнегүләр уздырды.

(Казан, 3 август, “Татар-информ”). “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 4 нче турында Мәскәүдә ЦСКА командасы белән очрашуга әзерләнә. Казан клубына яңа гына килеп кушылган Исландия җыелмасы футболчысы Рагнар Сигурдссон бүген Казан командасы белән күнегүләр уздырды һәм журналистлар белән аралашты.
 
“Мин баш тренер Корбан Бердыев белән эшләвемә шатмын, аның турында күп әйбер ишеттем. Биредәге төп максатым – безнең капканы саклау. Мине туп белән яхшы гына идарә итә, диләр. Ләкин төп максат – саклану”, –  Рагнар Сигурдссон.
 
Футболчы Казан командасындагы кайбер футболчылар белән таныш булуын да җиткерде.
 
“Әлбәттә, кайбер футболчылар таныш. “Краснодар”да уйнап, Россиягә ияләндем. Әмма бу минем тормыштагы яңа бүлек. Үз карьерамда аны иң яхшысы булуына өметләнәм”, – диде  Сигурдссон.
 
Исегезгә төшерәбез,  Исландия җыелмасы һәм Англиянең “Фулхэм” командасы сакчысы Рагнар Сигурдссон карьерасын аренда хокукларында Казанның “Рубин” клубында дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot