Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Рубин" командасының "Урал"га каршы уенга составы билгеле булды
Команданың тәҗрибәле уенчылары – Гекдениз Карадениз белән Олег Кузьмин кабат запаста калды.
(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”). Казанның “Рубин” футболчылары бүген Россия кубогы ярышларының ярымфиналында Екатеринбургта “Урал” командасы белән очраша. Казан командасының уенга чыгачак составы билгеле булды.
Команда капитаны Олег Кузьмин белән тагын бер тәҗрибәле уенчы Гекдениз Карадениз запаста калган. Шулай ук запастагы уенчылар эскәмиясендә капкачылар – Юрий Нестеренко белән Тимур Акмурзин, сакчылар – Виталий Устинов, Серхио Санчес, ярымсакчылар – Янн Мвила, Георгий Махатадзе, Алекс Сонг, Илзат Әхмәтов, Денис Ткачукны да күрәбез.
Төп состав уенчылары – Сергей Рыжиков, Эльмир Нәбиуллин, Тарас Бурлак, Карлос Самбрано, Мориц Бауэр, Руслан Камболов, Мийо Цакташ, Рубен Рочина, Рифат Җамалетдинов, Максим Лестьенн һәм Жонатас.
Уен 17:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз