news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" командасының "Урал"га каршы чыгачак составы билгеле булды

Гекдениз Карадениз составка эләкмәгән.

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 10 нчы турында Екатеринбургның “Урал” командасы белән очраша. “Рубин”ның уенга чыгачак составы билгеле булды.

Шунысы игътибарга лаек: составка Рифат Җамалетдинов әйләнеп кайтса, төрек футболчысы Гекдениз Карадениз бүгенге уенга чыкмаячак. Ул имгәнгән.

“Рубин”ның составы: капкада – Сергей Рыжиков, сакчылар – Эльмир Нәбиуллин, Рагнар Сигурдссон, Владимир Гранат, Сесар Навас, Мориц Бауэр, ярымсакчылар – Магомед Оздоев, Янн Мвила, Мийо Цакташ, һөҗүмчеләр – Рифат Җамалетдинов, Максим Канунников.

Запаста калган уенчылар: Тимур Акмурзин, Александр Фильцов, Олег Кузьмин, Тарас Бурлак, Егор Сорокин, Федор Кудряшов, Георгий Махатадзе, Максим Лестьенн, Сердар Азмун.

“Казан Арена” стадионында узачак матч 16.30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100