news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" командасының ЦСКА белән уенга составы билгеле булды

Иран футболчысы Сердар Азмун бу сезонда беренче тапкыр старт составында уенга чыга.

(Казан, 6 август, "Татар-информ"). Казанның “Рубин” футболчылары бүген Россия чемпионатының 4 нче турында Мәскәүдә ЦСКА командасы белән очраша. Казан командасының ЦСКА футболчыларына каршы чыгачак старт составы билгеле булды. Матч 17.30 сәгатьтә башлана. 
 
Бүгенге уенда Иран һөҗүмчесе Сердар Азмун да старт составына эләккән. Бу сезонда аның беренче тапкыр старт составында уенга чыгуы.
 
"Рубин"ның старт составы: капкачы – Сергей Рыжиков, сакчылар – Владимир Гранат, Эльмир Нәбиуллин, Мориц Бауэр, Федор Кудряшов, Руслан Камболов, ярымсакчылар – Янн Мвила, Мийо Цакташ, Магомед Оздоев, һөҗүмчеләр – Жонатас, Сердар Азмун.
 
Запаста калган уенчылар – Тимур Акмурзин, Александр Фильцов, Егор Сорокин, Алекс Сонг, Рубен Рочина, Гекдениз Карадениз, Рифат Җамалетдинов.
 
Сүз уңаеннан, ЦСКА составында төп капкачы Игорь Акинфеевны 20 яшьлек Илья Помазун алмаштырган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot