news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" командасының "Ростов"ка каршы уенга чыгачак составы билгеле булды

Төрек уенчысы Гекдениз Карадениз старт составына эләккән.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 13 нче турында Ростов-Донда җирле “Ростов” командасы белән очраша.

“Рубин” командасының “Ростов”ка каршы уенга чыгачак составы билгеле булды. Шунысы игътибарга лаек: старт составында төрек уенчысы Гекдениз Карадениз эләксә, иран һөҗүмчесе Сердар Азмун запаста калган. Ә капканы кабат Сослан Джанаев саклый.

“Рубин”ның старт составы: Сослан Джанаев, Эльмир Нәбиуллин, Сесар Навас, Рагнар Сигурдссон, Владимир Гранат, Федор Кудряшов, Магомед Оздоев, Янн Мвила, Максим Лестьенн, Максим Канунников, Гекдениз Карадениз.

Запаста калган уенчылар: Сергей Рыжиков, Тимур Акмурзин, Егор Сорокин, Тарас Бурлак, Мориц Бауэр, Мийо Цакташ, Руслан Камболов, Александр Сонг, Рубен Рочина, Рифат Җамалетдинов, Сердар Азмун.

Уен 16.30 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100