news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" командасының кичке ачык күнегүләре капкачы Сослан Джанаевтан башка узды

Россия кубогының 1/8 финал раунды уенында капкачы позициясендә үзгәрешләр булырга мөмкин.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 14 нче тур уенына әзерләнә. 21 октябрьдә Корбан Бердыев шәкертләре “Казан Арена” стадионында Мәскәүнең “Динамо” командасы белән көч сынашачак.

Әлеге уеннарга әзерлек кысаларында Казан футболчылары бүген чираттагы күнегүләрен уздырды. Бер өлеше журналистлар өчен ачык булган күнегүләрдә капкачы Сослан Джанаевтан кала барлык футболчылар да катнашты.

“Татар-информ” хәбәрчесенә билгеле булганча, соңгы дүрт уенда “Рубин” капкасын саклаган, ә “Ростов”ка каршы матчта пенальтидан туп керттермәгән Сослан Джанаев башкалар уен кырында күнегүләр уздырганда бүген тренажер залында шөгыльләнгән.

“Динамо”га каршы уеннан соң 4 көн узу белән – 25 октябрьдә, “Рубин”ның Россия кубогы 1/8 финал раундында “Крылья Советов” командасы белән уйнаячагын исәпкә алсак, капкачы позициясендә үзгәрешләр булырга мөмкин.

“Россия кубогы матчында уенчылар белән ротация ясасак та, ил чемпионатында андый хәл булмаячак”, – диде Корбан Бердыев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100