news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" командасының ике уенчысы Россия яшьләр футбол җыелмасына чакырылган

Илзат Әхмәтов белән Рифат Җамалетдинов ил җыелмасы составында Үзбәкстан һәм Белоруссия командаларына каршы уенга әзерләнә.

"Рубин" командасының ике уенчысы Россия яшьләр футбол җыелмасына чакырылган
Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Казанның "Рубин" командасы футболчылары – һөҗүмче Рифат Җамалетдинов белән ярымсакчы Илзат Әхмәтов Россия яшьләр җыелмасына чакыру алган.

Евгений Бушманов җитәкләгән команда составына 24 футболчы чакыру алган. Яшьләр командасы 27 майда – Ташкентта Үзбәкстан, 31 майда – Мәскәүдә Белоруссия футболчылары белән контроль очрашулар уздыра.

Уеннарга әзерлек уңаеннан Новогорскидагы җыеннар 23 май – 1 июнь көннәрендә үткәрелә. Бу – яшь футболчыларның хәлиткеч уеннар алдыннан соңгы җыены. 31 августта команда 21 яшькә кадәрге футболчыларның Европа чемпионатына сайлап алу турнирын башлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot