news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» командасының ике литр канын югалткан уенчысының хәле яхшырган

Казан клубы футболчысы Вячеслав Фомин Домодедово шәһәренең үзәк хастаханәсендә дәвалана.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»).  «Рубин» яшьләр командасы уенчысы Вячеслав Фомин җомга көнне кич, 18 октябрьдә «Спартак»ка каршы яшьләр беренчелеге матчыннан соң, реанимациягә эләккән иде. Уен вакытында футболчыга тез белән бәрелгәннәр, шул сәбәпле эченә кан сауган. Спортчы ике литр канын югалткан. Хәзер ул үзен яхшырак хис итә башлаган.

Аңа «Домодедово»га барганда ашыгыч ярдәм машинасында операция ясаганнар. Дүшәмбе, 21 октябрьдә, Вячеслав Фомин Домодедово Үзәк шәһәр хастаханәсендә реанимациядән хирургия бүлегенә күчерелде.

«Әлегә уртача авыр хәлдә, дәвалау дәвам итә. Әмма ул активлашты, аякка ешрак баса», - диде «Рубин» яшьләр командасы табибы Илшат Хәбиров. Уенчы янында ата-аналары кизү тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100