news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» командасының ике футболчысы Россия җыелмасы составына кертелде

Станислав Черчесов җитәкләгән тренерлар штабы Конфедерацияләр кубогында катнашачак 23 футболчының исемен атады.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Россия футбол җыелмасының Конфедерацияләр кубогында катнашачак составы билгеле булды. Станислав Черчесов җитәкләгән тренерлар штабы бүген составка кертелгән 23 футболчыдан торган исемлекне игълан итте.

Исемлектә «Рубин» командасы уенчылары – Руслан Камболов белән Максим Канунников һәм Татарстан футбол мәктәбендә тәрбияләнгән Александр Бухаров та бар.

Россия җыелмасының тулы составы: капкачылар – Игорь Акинфеев (ЦСКА), Маринато Гилерме («Локомотив»), Владимир Габулов («Арсенал»); сакчылар – Роман Шишкин («Краснодар»), Виктор Васин (ЦСКА), Федор Кудряшов («Ростов»), Руслан Камболов («Рубин»), Георгий Джикия, Илья Кутепов (икесе дә – «Спартак»); ярымсакчылар – Игорь Смольников, Юрий Жирков (икесе дә – «Зенит»), Юрий Газинский («Краснодар»), Денис Глушаков, Александр Самедов, Дмитрий Комбаров (барысы да – «Спартак»), Алексей Миранчук, Дмитрий Тарасов (икесе дә – «Локомотив»), Александр Головин (ЦСКА), Александр Ерохин («Ростов»); нападающие Федор Смолов («Краснодар»),Максим Канунников («Рубин»), Дмитрий Полоз, Александр Бухаров (икесе дә – «Ростов»).

Конфедерацияләр кубогы уеннары 17 июнь – 2 июль көннәрендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казан шәһәрләрендә уза. Россия җыелмасы төркем этабында Португалия, Мексика һәм Яңа Зеландия командалары белән очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100