news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» командасының өч футболчысы Россия җыелмасы составында күнегүләр уздыра

Россия футболчылары Көньяк Корея һәм Иран командаларына каршы контроль уеннарга әзерләнә.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Станислав Черчесов җитәкләгән Россия футбол җыелмасы Көньяк Корея һәм Иран командаларына каршы контроль уеннар алдыннан беренче күнегүләрен уздырды. Җыеннарда «Рубин» командасы уенчылары Магомед Оздоев, Федор Кудряшов һәм Владимир Гранат та бар.

Ил футбол җыелмасы Көньяк Корея җыелма командасы белән 7 октябрьдә Мәскәүдә уйнаса, Иран командасына каршы уен 10 октябрьдә Казанда узачак.

Сүз уңаеннан, әлеге өч футболчыдан тыш «Рубин» командасыннан сакчылар Рагнар Сигурдссон – Исландия, Мориц Бауэр Австрия җыелма командалары составында 2018 елгы дөнья чемпионатына сайлап алу матчларында катнашса, Рифат Җамалетдинов Россия яшьләр җыелмасына чакыру алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100