news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин” командасының бүгенге уенга составы билгеле булды

"Краснодар"га каршы Казан командасы ике һөҗүмче белән чыга.

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген “Казан Арена” стадионында “Рубин” футболчылары “Краснодар” командасын кабул итә. Россия чемпионатының 23 нче тур кысаларындагы уен 19:30 сәгатьтә башлана.
 
“Рубин”ның уенга чыгачак составы билгеле булды. Капканы гадәттәгечә Сергей Рыжиков саклый. Сакта – Эльмир Нәбиуллин, Тарас Бурлак, Серхио Санчес һәм Мориц Бауэр. Ярымсакчылар – Денис Ткачук, Ян Мвила, Алекс Сонг һәм Илзат Әхмәтов. Һөҗүмдә – Максим Лестьенн һәм Жонатас.
 
Запаста калган уенчылар - Олег Кузьмин, Карлос Самбрано, Виталий Устинов, Георгий Махатадзе, Руслан Камболов, Гекдениз Карадениз, Мийо Цакташ, Рифат Җамалетлино һәм Максим Канунников.

news_right_1
news_right_2
news_bot