news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" командасының бүгенге уенга чыгачак составы билгеле булды

Казан футболчылары Россия кубогы ярышларының 1/8 финал раундында "Крылья Советов" командасы белән очраша.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Казанның “Рубин” футболчылары бүген Россия кубогы ярышларының 1/8 финал раундында Самараның “Крылья Советов” командасы белән очраша. 

“Рубин” командасының бүгенге уенга чыгачак составы билгеле булды. Россия чемпионатында “Динамо” командасына каршы соңгы уен белән чагыштырганда “Рубин” составында берникадәр үзгәрешләр бар: сакчылар – Сесар Навас, Рагнар Сигурдссон һәм ярымсакчы Максим Лестьенн урынына старт составында Эльмир Нәбиуллин, Егор Сорокин һәм Сердар Азмун чыгачак. Бүгенге уенның капитаны – Ян Мвила.

“Рубин” командасының старт составы: Сергей Рыжиков, Эльмир Нәбиуллин, Федор Кудряшов, Егор Сорокин, Владимир Гранат, Мориц Бауэр, Магомед Оздоев, Янн Мвила, Руслан Камболов, Максим Канунников, Сердар Азмун.

Запастагы уенчылар: Александр Фильцов, Тимур Акмурзин, Тарас Бурлак, Александр Сонг, Максим Лестьенн, Мийо Цакташ, Рубен Рочина, Гекдениз Карадениз, Рифат Җамалетдинов.

Әлеге матч “Казан Арена” стадионында 19.00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100