news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" командасының "Арсенал"га каршы чыгачак составы билгеле булды

Корбан Бердыев җитәкли башлаганнан соң беренче тапкыр Испания сакчысы Серхио Санчес та төп составка эләккән.

(Казан, 29 июль, "Татар-информ"). Казанның “Рубин” футболчылары бүген Россия чемпионатының 3 нче тур уенына “Казан Арена” стадионында Туланың “Арсенал” командасы белән очраша.Казан командасының "Арсенал" футболчыларына каршы чыгачак составы билгеле булды.

Составта Корбан Бердыев җитәкли башлаганнан соң беренче тапкыр рәсми уенга чыгучы футболчылар да бар. Алар – Испания сакчысы Серхио Санчес белән Хорватия ярымсакчысы Мийо Цакташ.

"Рубин"ның старт составы: капкачы – Сергей Рыжиков, Владимир Гранат, Олег Кузьмин, Эльмир Нәбиуллин, Серхио Санчес, Руслан Камболов, Александр Сонг, Мийо Цакташ, Гекдениз Карадениз, Магомед Оздоев, Жонатас.

Запаста калган уенчылар – Тимур Акмурзин, Александр Фильцов, Янн Мвила, Рубен Рочина, Мориц Бауэр, Карлос Самбрано, Федор Кудряшов, Сердар Азмун, Егор Сорокин, Рифат Җамалетдинов.

Матч 17.30 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100