news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
"Рубин" командасының 5 футболчысы ил җыелмасына чакыру алды
Россия футболчылары Мәскәүнең "Динамо" командасына каршы иптәшләрчә очрашу уздыра.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Станислав Черчесов җитәкләгән Россия фубол җыелма командасының тренерлар штабы 28 август – 3 сентябрьдә узачак җыеннарда һәм Мәскәүнең “Динамо” командасына каршы матчта катнашу өчен киңәйтелгән исемлекне игълан итте. Иптәшләрчә матч 3 сентябрьдә Мәскәүдә узачак.
Җыелма команданың киңәйтелгән исемлегенә 28 футболчы кергән. Алар арасында Казанның “Рубин” клубы футболчылары да бар: сакчылар – Владимир Гранат, Руслан Камболов, Эльмир Нәбиуллин, ярымсакчы Магомед Оздоев һәм һөҗүмче Максим Канунников.
Исемлеккә ЦСКАдан ил җыелмасының соңгы еллардагы алыштыргысыз капкачысы Игорь Акинфеев белән, быелгы чемпионатның иң яхшы бомбардиры, 5 гол авторы – “Зенит” һөҗүмчесе Александр Кокорин да кермәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot