news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» командасының 3 футболчысы ил җыелмасына чакыру алган

Россия футболчылары Көньяк Корея һәм Иран җыелма командалары белән контроль матч уздырачак.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Станислав Черчесов җитәкчелегендәге Россия футбол җыелма командасы тренерлар штабы алда торган матчларга әзерлек җыеннарына чакыру алган футболчылар исемлеген игълан итте. Россия футболчылары 7 октябрьдә Мәскәүдә – Көньяк Корея һәм 10 октябрьдә Казанда – Иран җыелма командаларына каршы контроль матч уздыра.

Әлеге уеннарга ил җыелмасы әзерлекне 2 октябрьдә башлый. Исемлеккә 27 футболчы кергән. Алар арасында Казанның «Рубин» футбол командасы уенчылары – сакчылар Владимир Гранат белән Федор Кудряшов һәм ярымсакчы Магомед Оздоев та бар.

Тулы исемлек: капкачылар – Игорь Акинфеев (ЦСКА), Владимир Габулов («Арсенал»), Андрей Лунев («Зенит»); сакчылар – Виктор Васин (ЦСКА), Владимир Гранат, Федор Кудряшов (икесе дә - «Рубин»), Георгий Джикия, Илья Кутепов (икесе дә - «Спартак»), Роман Нойштедтер («Фенербахче»); ярымсакчылар – Александр Головин, Алан Дзагоев, Марио Фернандес (барысы да - ЦСКА), Александр Ерохин, Юрий Жирков, Далер Кузяев, Игорь Смольников (барысы да – «Зенит») Алексей Миранчук, Антон Миранчук, Дмитрий Тарасов (барысы да – «Локомотив»), Магомед Оздоев («Рубин»), Константин Рауш («Кельн»), Александр Самедов («Спартак»), Евгений Чернов («Тосно»); һөҗүмчеләр – Антон Заболотный («Тосно»), Александр Кокорин, Дмитрий Полоз (икесе дә – «Зенит»), Федор Смолов («Краснодар»).

Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Россия үз тарихында беренче мәртәбә футбол буенча дөнья чемпионаты уздырырга әзерләнә. Уеннар 14 июнь – 15 июль көннәрендә Мәскәү, Калининград, Санкт-Петербург, Волгоград, Казан, Түбән Новгород, Самара, Саранск, Ростов-Дон, Сочи һәм Екатеринбургта уза. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100