news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" командасына Үзәк стадионда уйнауны тыйдылар

Россия футбол премьер-лигасы Казанның Үзәк стадионы һәм Ростовтагы "Олимп-2" спорт объектына карата шундый карар кабул иткән.

"Рубин" командасына Үзәк стадионда уйнауны тыйдылар
Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Россия футбол премьер-лигасының уен кырларына рөхсәт бирү комиссиясе Казанның Үзәк стадионында ил чемпионаты уеннарын уздыруны тыю турындагы карар кабул иткән. Шундый ук чара Ростовның "Олимп-2" стадионына карата да кулланыла. Әлеге тыюлар кимчелекләрне төзәтү һәм футбол кырларын документта каралган таләпләргә туры китерү өчен кабул ителгән.

Исегезгә төшерәбез, язгы сезонда "Рубин" Үзәк стадионда ике матч уздырырга өлгерде инде. Аның беренчесе 1 мартта Россия кубогы кысаларында "Сибирь"га каршы булса, икенчесе 11 мартта ил чемпионатының 19 нчы турында "Оренбург" белән булды. Ике матчтан соң да футболчылар һәм белгечләр уен кырының начар булуыннан зарланды. 

"Рубин" хәзер үз мәйданындагы уеннарны "Казан Арена" стадионында уздырырга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100