news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Рубин” командасы “Спартак” белән очрашу алдыннан ачык тренировка үткәрде

Баш тренер Хавьер Грасия әйтүенчә, команда теләсә нинди һава шартларында уйнарга әзер.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). “Рубин” Казан футбол командасы бу сезондагы соңгы матчка әзерләнүен дәвам итә. 5 декабрьдә казанлылар Мәскәүдә “Спартак” белән очраша. Уенга кадәр Казан клубы базасында ачык тренировка үтте.

Олег Кузьмин тренировкада гомум төркемдә иде. Денис Ткачук һәм Максим Канунников җәрәхәтләрдән соң тернәкләнеп килә. Руслан Камболов һәм Жонатас тренировкада катнашмады, алар “Арсенал”га каршы уенда җәрәхәтләнгән иде.

Алдагы уенда “Рубин” Туланың “Арсенал”ын җиңде, ә “Спартак” командасы “Крылья Советов”ка оттырды. Ләкин казанлыларның баш тренеры Хавьер Грасия мәскәүлеләр матчы буенча нәтиҗәләр ясамаска булды. “Спартак” оттырса да, бу матчка карап кына бәяләргә кирәкми. Алар хәзер чемпионатта лидер, һәм безгә җитди көндәш белән очрашу көткәнен аңлыйбыз”, – ди Грасия.

Урамда салкын булганга, футболчылар җылы киенгән иде, бары тик Карлос Самбрано шорталарда йөгереп йөрде. “Рубин” тренеры журналистлар белән очрашуда: “Бер футболист та салкын һава торышына зарланмады, команда теләсә нинди һава шартларында уйнарга әзер”, – диде.

Россия чемпионатының “Спартак” – “Рубин” матчы 5 декабрьдә Мәскәүдә “Открытие – Арена”сында 19.30 сәгатьтә үтәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot