news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" командасы "Ростов"ка каршы уенда җиңү яулады

Җиңү китергән голны Янн М'Вила кертте.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 13 нче турында “Ростов” командасын отты. Ростов-Донда узган уен Корбан Бердыев шәкертләре файдасына 1:0 исәбе белән төгәлләнде.

Уенның хәлиткеч мизгелләренең берсе беренче тайм азагында булды – “Рубин” сакчысы Владимир Гранатның үз штраф мәйданчыгында тупка кул белән кагылган өчен билгеләнгән пенальтины мәйдан хуҗалары уңышсыз башкарды. Дөресрәге, Казан командасы капкачысы Сослан Джанаев тупны кулы белән бәреп чыгара алды.

Ә икенче таймда “Рубин”га җиңү китергән тупны уенның 67 нче минутында Янн М'Вила кертте.

Шунысын да әйтергә кирәк, бүген һөҗүмче Максим Канунников “Рубин” өчен 100 нче уенын уздырды. Шул уеннарда ул барлыгы 20 туп кертә алды.

Әлеге җиңүдән соң “Рубин” исәбендә 17 очко булды һәм команда 9 нчы урынга күтәрелде.

21 октябрьдә “Рубин” Казанда Мәскәүнең “Динамо” командасын кабул итә.

Футбол. Россия чемпионаты. 13 нче тур. “Ростов” (Ростов-Дон) – “Рубин” – 0:1 (0:0). Гол: М'Вила, 67.

“Рубин”ның составы: Джанаев, Нәбиуллин, Гранат, Навас (к), Сигурдссон (Сорокин, 73), Кудряшов, М'Вила, Оздоев, Лестьенн (Азмун, 61), Карадениз (Камболов, 76), Канунников.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100