news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
"Рубин" командасы һөҗүмчесе Жонатас "Ганновер" белән килешү төзү өчен Германиягә килде
Уенчының Казаннан китәчәге турында кичәге матчтан соң билгеле булды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 20 август, “Татар-информ”). Казанның “Рубин” командасы һөҗүмчесе Жонатас “Ганновер” клубы белән килешү төзү өчен бүген Германиягә килгән. Бу хакта Германия клубының “Twitter”дагы рәсми микроблогындагы хәбәргә сылтама белән “Р-Спорт” хәбәр итә.
Кайбер мәгълүматлар буенча, Германия клубы 28 яшьлек һөҗүмчене 8 миллион еврога сатып алачак. Футболчы Ганноверга килеп җиткән һәм килешүгә кул куйганчы, иртәгә медицина тикшеренүе узарга тиеш.
Белешмә өчен: Бразилия һөҗүмчесе “Рубин” командасына узган елның җәендә Испаниянең “Реал Сосьедад” клубыннан күченде һәм "Рубин" өчен 35 матчта 15 гол кертте. Уенчының Казаннан китәчәге турында кичәге матчтан соң билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot