news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Рубин» командасы «Локомотив»ка каршы уенда җиңүне кулдан ычкындырды
Казан футболчылары «Локомотив»ның бүгенге баш тренеры Юрий Семин җитәкләгән командаларга каршы уңышлы чыгыш ясый.
Скопировать ссылку
(Казан, 9 август, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген Россия футбол премьер-лигасының 5 нче турында Казанның «Рубин» футболчылары «Казан Арена» стадионында Мәскәүнең «Локомотив» командасы белән очрашты. Уен тигез исәпкә төгәлләнде – 1:1.
Узган сезонда чемпионатны «Рубин»нан бер баскычка югары – 8 нче урында гына төгәлләгән, әмма Россия кубогына ия булып, Европа лигасы ярышларында катнашу хокукын яулаган «Локомотив» командасы яңа сезонны уңышлы башлады. «Локомотив» – беренче дүрт турны җиңелүсез узган һәм үз капкасына бер генә туп керттергән (туплар аермасы – 6-1) команда. Шулай итеп, «Рубин» белән очрашыр алдыннан 12 очко җыйган «Локомотив» командасы Санкт-Петербургның «Зенит» командасы белән беренче-икенче урынны бүлешә иде.
Шунысы игътибарга лаек: «Рубин» футболчылары «Локомотив»ның бүгенге баш тренеры Юрий Семин җитәкләгән командаларга каршы уңышлы чыгыш ясый. Соңгы алты уенда – 6 җиңү яуланган: икешәр мәртәбә 2011 елда Чемпионнар лигасы квалификация этабында Киев «Динамо»сы (2:0 һәм 2:1), 2014-2015 елгы сезонда «Мордовия» (5:0, 1:0) һәм узган сезонда «Локомотив» (2:0, 1:0) командасы «Рубин» алдында тез чүкте.
«Рубин» һәм «Локомотив» үзара 38 тапкыр очрашкан: «Рубин» – 12, «Локомотив» – 13 мәртәбә җиңү яулаган. Моннан тыш 13 уен тигез исәпкә төгәлләнгән иде. Бүгенге матчтан соң "Рубин" җиңүләр санын тигезли алмады.
Шунысы игътибарга лаек: әлеге матчның 62 нче минутында "Рубин" командасы һөҗүмчесе Жонатас кызыл карточка алып, уеннан куып чыгарылды. Шуңа да карамастан, Казан футболчылары исәпне ачты һәм уен төгәлләнергә санаулы минутлар калганда гына җиңүне кулдан ычкындырды.
13 августта "Рубин" Хабаровскида "СКА-Хабаровск" командасы белән очраша.
Футбол. Россия чемпионаты. 5 нче тур. «Рубин» (Казан) – «Локомотив» (Мәскәү) – 1:1 (0:0). Голлар: Җамалетдинов (62 нче минут, пенальти) – Кверквелия (90+).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2