news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» командасы капитаны матчның башыннан азагына кадәр уйнарга әзер түгел – баш тренер

Җитди имгәнүдән соң сафка баскан 35 яшьлек уенчы команданың гомуми төркеме белән шөгыльләнә.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Фәрит Салихов). «Рубин» футболчылары Россия чемпионатының 19 нчы турында Үзәк стадионда «Оренбург» командасына каршы иртәгә көтелгән матч алдыннан кичке күнегүләр уздырды. Аның бер өлеше журналистлар өчен дә ачык иде. Ә аңа кадәр «Рубин»ның баш тренеры Хавьер Грасия матбугат конференциясендә команданың һәм аерым уенчыларның әзерлегенә бәя бирде.

«Оренбург» – чемпионатның язгы өлешендә яхшы старт алган яхшы команда. Составта бераз үзгәрешләр булса да, күпчелек уенчылары сакланып калды. Беренче әйләнештә авыр уен булган иде. Андыйга калса, «Анжи» белән дә беренче очрашу да җиңелләрдән түгел иде, ә икенче әйләнештә оттык бит. «Оренбург»ка каршы уен киеренке булачак, барлык көчне куеп, өч очко алу өчен тырышачакбыз. Үзәк стадиондагы газон начар хәлдә, дисезме? Килешәм, уен кыры идеаль хәлдә түгел, ләкин моның белән килешергә һәм шул шартларга яраклашырга кирәк. Уен кырының хәле турында күпме генә сөйләшсәк тә, ул үзгәрмәячәк. Чыгарга һәм көрәшергә кирәк», – диде Хавьер Грасия.

Баш тренердан иртәгә уйнаячак состав турында да сораштык. Аның сүзләренчә, иртәгә уйнаячак состав ачыкланган диярлек. Әмма старт составында команда капитаны Олег Кузьминның чыгуы шик астында.

«Кузьмин команда белән гомум төркемдә шөгыльләнә, җыеннарда тулысынча катнашты. Әлегә аның ничек эшләвен күзәтәбез. Сүз дә юк, ул берничә минутка чыгып, булыша да алыр иде. Әмма имгәнүләрдән соң уенда тулысынча уйнарга ул әзер түгел».

Исегезгә төшерәбез, «Рубин»-«Оренбург» матчы иртәгә 16:30 сәгатьтә башлана. Беренче әйләнештә «Рубин» кунакта «Оренбург» белән тигез исәпкә (1:1) уйнаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100