news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" командасы чемпионатны тугызынчы урында төгәлләде

Казан футболчылары бүген Пермьдә "Амкар" командасыннан өстен чыкты.

(Казан, 21 май, "Татар-информ"). Казанның "Рубин" футболчылары сезонны җиңү белән төгәлләде – Россия чемпионатының 30 нчы турында Пермьдә "Амкар" командасын отты. Исәп – 2:1.

Уен беренче таймның уртасына кадәр генә күңелсез булып истә калды. "Рубин"ның Бразилия һөҗүмчесе Жонатас 24 нче минутта матчта исәпне ачты. Әлеге гол һөҗүмченең бу сезонда керткән 9 нчы тубы булды. Тайм төгәлләнергә 10 минут калып барганда "Рубин" исәп аермасын ике тупка җиткерде. Бу юлы уңышка шул ук Жонатас тырышлыгы белән Максим Канунников иреште. 

Икенче таймда "Амкар" өстенлекне үз кулына алды һәм аларның әлеге тырышлыгы "Рубин" капкасына гол кертүгә китерде. Шунысы да игътибарга лаек: быелгы чемпионатта "Рубин" командасы капкасын беренче тапкыр Юрий Нестеренко саклады.

Әлеге җиңүдән соң "Рубин" 38 очко туплады һәм 2016-2017 елгы сезонны 9 нчы урында төгәлләде. "Спартак" – беренче, ЦСКА – икенче, ә "Зенит" командасы өченче урында.

Футбол. Россия чемпионаты. 30 нчы тур. "Амкар" (Пермь) – "Рубин" (Казан) – 1:2 (0:2).
 
0:1 – Жонатас, 24
0:2 – Канунников, 35
1:2 – Йовичич, 69
 
"Рубин"ның составы: Нестеренко, Нәбиуллин, Санчес, Самбрано, Камболов, Бауэр (Устинов, 73), Сонг, Мвила, Әхмәтов (Рочина, 73), Канунников (Җамалетдинов, 88), Жонатас.

news_right_1
news_right_2
news_bot